Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Хәтер йомгагын сүткәндә" (Өйгә барып хезмәт күрсәтү, Хәтнә авылына экскурсия)

   Октябрь ае башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн лаеклы, зирәк, хөрмәтле, еллар узуга карамастан, нык һәм чыдам - зур хәрефтән язылган кешеләргә багышлана. Ташкичү авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә авылыбызның кайбер өлкәннәрендә кунакта булдык. Китапханәбезгә килгән җурналларны өлкәннәребезгә тәкьдим ителде. Бик җылы очрашу булды. Өлкәннәребезгә изге теләкләр теләдек.

Ә бер төркем өлкәннәребезне Хәтнә авылындагы изге чишмәгә сәяхәт иттек. Бу шифалы чишмәгә теләгән һәркем килеп хозурлана, изге чишмә суын эчә, хәтта коена, рәхәтләнеп ял итә ала. Без дә табигать кочагында чишмә суыннан чәй кайнатып эчеп, ял итеп кайтты.