Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Туган як чишмәләре"

 Бу чишмә Ташкичү авылның машина – техник паркы урнашкан таулыктан Ашыт суына агып төшә. Әле 90 нчы еллар башына хәтле түбән оч халкы эчәргә яраклы суны шуннан ала иде. Бүген дә еш кына аңа суга йөриләр. Хәзер бу чишмәбез матур итеп буралап алынган. Чишмәнең борынгырак исеме “Бакый чишмәсе” булган (Бакый исемле кеше 18 гасырда безнең авылда яшәгән, мөәзин булып торган, нәселе зур булган). 

    Мәмсә авылы 2 өлешкә бүленеп урнашкан. Авыл уртасыннан Мәмсә елгасы ага. Уң ярында кечкенә генә таучык, аннан чишмә бәреп чыккан. Бик көчле агымлы саф, суы бик тәмле. Авыл халкы шул чишмәдән су алган. Атчылар, урманчылар ат эчергән, су запасы алганнар. Сугыш алдыннан авыл эченә таш юл салганнар, шул вакытта бу чишмә күмелгән. Халык коелардан, Нарат, Кәрәкә чишмәсеннән су алып торганнар. 1970 нче елда чишмәне яңадан Фуат Нигъмәтҗанов Хәмит Файзрахмановка бульдозер белән казыта. Шул вакыттан башлап ул Нигъмәтҗан чишмәсе дип атала башлый. Фуат абый әтисе хөрмәтенә кадерләп, карап тора. 2016 нче елда чишмәнең үз “йорты” ясалды. Матур милли бизәкләр белән баетылып, тау астының күрке булып балкып тора. Шәһәрдән кунакка кайтучылар да чишмә суын савытларга тутырып алып китәләр. Чишмәләрнең кадерләрен белеп, балаларыбызга да чишмәләрне саклап тоту кирәклеген аңлатсак иде. Чишмә суының тәмен, матурлыгын тоючы бала, әти-әнисен, кешеләрне ихтирам итә. Шуңа да су хакын ата-ана хакы дәрәҗәсенә күтәргәннәр.