Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Чишмәләргә сәяхәт

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра. Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гуя ул үз алдына гына сөйләшә. Симетбаш авылындагы “Нурислам” һәм Ташкичү авылындагы “Әнвәр” чишмәләренә китап укучылар белән бергә сәяхәт иттек.