Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Чал тарихлы олы мирасыбыз бизәү төре - чигү сәнгате" (кульяулык чигү)

Ташкичү авыл китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы, “Өммеголсем” халык фольклор ансамбеле хатын-кызлары буыннан буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалмасын, аларның матурлыгын саклап калу исәбеннәң кулъяулыклар чигү бәйгесе уздырды.Элек күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе-кулъяулыклар булган. Кулъяулык-мәхәббәт билгесе, сөйгән ярларга "сөю бүләгем-сакла гүзәлем!" дигән сүзләр белән чигеп байлыгы, аның рухи хәзинәсе бугенге көндә дә саклана һәм күңелгә ятышлы матур төсләре белән көнкүрешебезне бизәп тора