Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Арча мәгърифәтле, мәдәниятле, әдәбиятле һәм иң мөһиме Тукайлы халык. (Тарихи сәгат-Арча районына 90 ел)

  “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагырь ул” дигән сүзләр нәкъ Арча районы халкына әйтелгән кебек. Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, шәһәренә ашкынып кайта. Шушы уңайдан китапханәдә «Арча мәгърифәтле, мәдәниятле, әдәбиятле һәм иң мөһиме Тукайлы халык» исем астында тарихи сәгать, Арча районының 90 еллыгына карата узды. Китап укучыларга туган якка багышланган квест-уен тәгъдим ителде. Уен барышында милли бәйрәм Сабантуй турында сорауларга җаваплар таптылар. Шулай ук укытучы Гарифзянов Мәсхут Зарипович балаларга “Арчалылар – Бөек Ватан сугышында” исемле китап белән таныштырды. Бу китапка Ташкичу авылында яшәгән батыр сугышчы Җәләев Минһаҗ кертельгәнлеген аңлатты.