Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тел - белемнең ачкычы" (21 февраль - Халыкара туган тел көне. )

Халыкара туган тел көненә багышланган. “Тел - белемнең ачкычы” тарихи чара узды. Кичә борыңгы авыл өе итеп җиһазландырылган мәдәният йорты фойесында  үткәрелде.Төп максат татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен, йола, бәет – мөнәҗәтләре, табышмаклары хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү иде. Китап укучылар борыңгы татар өендә чигүле сөлгеләр, остәл япмалары, карават каршылары, тәрәзә пәрдәләре, чигүле калфак, түбәтәй, бизәнү әйберләре белән таныштылар.