Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Батырларны барлар чак! (шагырь Муса Җәлилне искә алу киче)

Китапханәдә “Батырларны барлар чак!” исем астында әдәби кичә узды. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 114 ел тулу көненә багышланган. Кичә барышында патриот шагыйрь балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләргә тырыштым. “Җырым булсын бүләгем” исем астында китап күргәзмәсе аша китап укучылар сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыдылар. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләрдә иҗат итә алуы М.Җәлилнең үзе зур батырлык икәнен аңладылар. Ромашка ярдәмендә викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Еллар аша узып, “Герой шәһәрләр”, 12 шәһәр һәм бер крепостькә сәяхәт иттеләр.