Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тылсымлы Пушкин илендә"-әдәби кичә.

Буген бездә кунакта “Ак каен” мәктәп яны лагере балалары. “Тылсымлы Пушкин илендә” китап күргәзмәсе аша китап укучыларыбыз бөек язучының А.С.Пушкинның әдәби дөньясына сәяхәт кылдылар, биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, балачак тормышының кызыклы фактлары турында белделәр. А. С. Пушкинның иң яхшы әсәрләре укылды: «Сказка о царе Салтане», «Сказка о рыбаке и рыбке», «Сказка о мертвой царевне», «Сказка о золотом Петушке», «Сказка о попе и его работнике Балде». Балалар бик теләп "Табылдыклар бюросы", "Тылсымлы сүзләр", "Әкияти математика", әдәби уенда катнаштылар. "Золотая рыбка" сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр.  Пушкин шигырьләрен сөйләделәр һәм кычкырып уку оештырылды. Оештырган хәрбер уен программаларында китап укучылар актив катнаштылар. Пушкин юлларының тылсымы еллар узу белән югалмый. Йөз ел элек булган кебек, аның әкиятләре балалар өчен кызыклы һәм поэзия дөньясы үзенә тартып тора.