Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Балачак-күңелләрдә мәңге калачак!” (уен иленә сәяхәт)

   Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтеп ала. 1 июнь- Халыкара балалар көненә багышланган “Балачак-күңелләрдә мәңге калачак!” исем астында тематик кичә үткәрелде. Балалар “Яраткан китабым битләреннән...”- дип исемләнгән викторина-уенда бик теләп катнаштылар. Әкият илендәге “Су анасы”ның сорау-биремнәренә дә дөрес җавап таптылар, китап геройларыннан үрнәк алырга вәгъдә бирделәр.