Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Күңелле Сабантуе"

11 нче июнь көнне Сөрде авылы Сабантуй мәйданчыгында балалар Сабантуе үткәрелде.Балалар өчен төрле хәрәкәтле уеннар белән рәттән, мәйданның бер почмагында әдәби мәйдан да оештырылды. Монда теләге булган барлык балалар да катнашты. Балалар үзләре белгән шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан, аның шигырьләрен сөйләгән балаларга аерым бүләкләр бирелде. Китапханәче Альбина Вәлиева балалар арасында сәнгатьле уку ярышы уздырды. Бәйрәмгә килүче барлык балаларны, кунакларны казанда пешерелгән тәмле плов белән сыйладылар.