Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Әдәби марафон" VI Россиякүләм татарча онлайн китап укучылар марафоны

1 март көнне Лаеш районы мәдәният йортында Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә онлайн VI Бөтенроссия укучылар марафоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Марафон 1 гыйнвардан алып 21 гыйнварга кадәр дәвам итте. Сөрде авылы китапханәсе мөдире марафонда дүртенче тапкыр катнашып финалга чыкты һәм җиңүче дипломына лаек булды.