Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Безне яратмаска мөмкин түгел!"

Татар җыр сәнгатенә игътибар юнәлтү, милләттәшләребезнең музыкаль сәләтләрен барлау, татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын пропагандалау максатында уздырылган "Безне яратмаска мөмкин түгел!" дигән республикакүләм клиплар бәйгесендә  "Иң романтик клип" номинациясендә җиңү яулаганы өчен Сөрде авылы китапханәсе мөдире рәхмәт хаты белән бүләкләнде.