Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Туган телнең һәрбер сүзен Язам манып алтынга”

16 нчы февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен, Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телнең һәрбер сүзен

Язам манып алтынга” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрелде.

Чараның максаты интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерлү сәләтен үстерү. Үз туган телебезгә кызыксыну, мәхәббәт, горурлык хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, мили үзаң тәрбияләү төп бурыч итеп алынды. Чарада башлангыч сыйныф укучылары һәм 6-8 нче сыйныф укучылары көч сынашты. Укучыларыбыз ике командага бүленеп, “Тапкырлар” һәм “Зирәкләр” командалары исемнәре белән ярыштылар. Һәр команда үзенең девизын, сәламләвен җиткерде. Беренче тур: “Тылсымлы сүз” уены, 2 нче тур: “Уйла һәм әйт” дип аталды. Һәр командага сораулар бирелде, алар шул сорауларга тиз генә уйлап җавап әйтергә тиешләр иде. 3 нче тур: “Кайсы команда тапкыррак” уенында “Башваткыч” сүзеннән сүзләр төзедек. Иң күп сүз төзегән командаларны билгеләдек. 4 нче тур: “Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел” дип аталды. Командаларга бирелгән биремнәрне бер минут дәвамында эшләп тапшырырга кирәк иде. Ике команда да бик тиз эшләп тапшырды. Ял иткән арада укучыларыбыз яттан өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Иң сәнгатьле сөйләүче командаларга өстәмә балл бирелде. 5 нче тур: “Тел шомарту” ике командага 18 сорау әйтелде 1 минут эчендә кем күпме сорауга дөрес җавап бирә.  Һәрбер командага ничәсен дөрес әйткәнгә карап баллар билгеләнде. 6 нчы соңгы турыбыз “Капитаннар, алга!” дип аталды. Бу турда ромашка таҗында язылган Муса Җәлил шигырьләреннән бирелгән өзекләрнең кайсы шигырьдән икәнен әйтергә кирәк иде. Бу турда ике команда да дөрес җаваплар белән төгәлләде. Укучыларыбызга үткәрелгән чара бик ошады, һәрберсенә ахырдан истәлекле бүләкләр таратылды.