Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Очсын иде күктә ак күгәрчен, Булмасыннар иде сугышлар!"

14 нче февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан "Очсын иде күктә ак күгәрчен, Булмасыннар иде сугышлар!" дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Укучыларга "Әфган кыйпылчыгы йөрәктә" исемле китап күргәзмәсе һәм Сөрде авыл җирлегеннән Әфган сугышында катнашкан авылдашларыбызга төзелгән презентация тәкъдим ителде. Һәрбер Әфганчының тормыш юлы, батырлыклары турында сөйләштек.