Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Туган телем - Тукай теле"

13 нче май көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә Габдулла Тукай иҗатына багышланган “Туган телем – Тукай теле” исеме астында КВН уены үткәрелде. Уенда ике команда көч сынашты. Беренчесе “Тукай оныклары” , икенчесе “Тукай шәкертләре” командалары. Һәрбер команда үзенә девиз уйлап, сәламләгәннән соң уеныбызны дәвам иттек. Өй эше итеп укучыларга Г.Тукайның бер шигырен якларга әзерләнеп килергә иде. Укучыларыбыз бик матур итеп рәсемнәр ясап килгәннәр, арасында хәтта күбәләкне энҗеләр белән чигеп эшләнгәне дә бар иде. КВНның икенче бәйгесе “Әкиятләр дөньясында” дип аталды. Әкиятләрдән сораулар бирелде һәм укучылар шуларга җавап бирделәр. 3 бәйге “Мультфильмны беләсеңме?”. Габдулла Тукай шигырьләренә төшерерлгән мультфильмнардан өзекләр күрсәтелеп, шуларга җаваплар табылды. Зирәк һәм тапкырларны билгеләр өчен 4 нче бәйгене “Җавабын тап” дип атадык. Биредә табышмаклар әйтелде, ә җаваплары Тукай шигырьләренә карата иде. 5 нче бәйге “Кышкы кичтә” дип аталды. Тукай әкиятләренең бер юлы укылып, икенчесен укучылар әйтеп бетергә тиеш. Бу бәйгене укучылар бик тиз үтәп чыктылар. Бу инде укучыларыбызның Тукай әкиятләрен яттан белүләренең ачык мисалы. Аларның җавапларын тыңлаганда күңел сөнеп куйды. 6 нчы бәйге “Мин башлыйм, син тәмамла” дип аталды. Г.Тукай шигырьләренең исемнәренең башы әйтелә, ахырын укучылар әйтеп  бетерә. Уеныбыз ахырында ике команданың да җыйнаган очколарын санаганнан соң, очколар саны тигез булып чыкты. Димәк ике команда да Габдулла Тукай иҗатын, аның әсәрләрен бик яхшы белә дигән нәтиҗәгә килдек. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан китапханәдә иҗатына багышланган бик күп чаралар, конкурслар үткәрелде. Чараларда, конкурсларда актив катнашкан укучыларны, ахырдан китапханәнә тарафыннан ясалган Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.