Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Кабынмасын башка сугыш уты, Тыныч зәңгәр күккә ни җитә”

8 нче май көнне Сөрде авылы мәдәният йорты каршында, Бөек Ватан сугышында үлеп калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңү көнен искә алу максатларында ветераннарыбызга һәм тыл хезмәтчәннәренә “Кабынмасын башка сугыш уты, Тыныч зәңгәр күккә ни җитә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсендә авылдашларыбыз, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты. Бәйрәм җыр биюләр һәм сугыш темасын чагылдырган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Фатих Кәримнең “Соңгы хат”, Рафаэль Сафинның “Кыр казлары” шигырьләрен тыңлаганда ветераннарыбызның күзләрендә яшь чаткылары күренде.

         Үткән сугыш инде онытылса да

Төзәлсә дә илем ярадан.

Җуелмаслык эзләр сакланалар

Юк килмәсен ул чор яңадан.