Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Кино китаптан башлана”

22 нче апрель көнне кичке сәг 19.00 Сөрде авылы китапханәсендә Бөтендөнья “Библиотөн-2016” акциясе кысаларында  кино елына бәйләп “Кино китаптан башлана” исемле информация сәгате үткәрелде. Чарабызның кунаклары – яшүсмерләр, урта буын һәм арада өлкән яшьтәгеләр дә бар иде. Кунакларыбызга “Кино китаптан башлана” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм язучы, шагыйрә Халисә Ширмән иҗаты турында мәгълүмат бирелде. Аның күп кенә әсәрләренә татарча фильнар төшерелгән. Иҗатына һәм төшерелгән фильмнарына карата презентация күрсәтелде. Ахырдан кунаклар өчен аның “Ерактагы йолдызым” исемле киносы күрсәтелде.