Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Кыш бабайда кунакта"

5 гыйнвар көнне Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә, балалар өчен "Кыш бабайда кунакта"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар әти-әниләре белән бергә җырлар җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, Кыш Бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Актив катнашкан  балаларга татлы призлар һәм уенчыклар бирелде. Убырлы карчык балаларның  бәйрәмен бозарга теләгән иде, ләкин соңыннан үзе дә балалар белән  бергә уйнап, биеп йөрде. Балалар белән бергә өлкәннәр дә балачакларын искә төшерделәр һәм алар белән бергә шатландылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.