Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яңа ел белән кадерлеләребез!"

27 декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучыларыбыз белән, кадерле әти-әниләрен бәйрәм белән котлау өчен открыткалар ясадык. Яңа ел һәрберебезнең көтеп алган бәйрәме. Бигрәктә балаларның. Үзебездә инде зурлар булсак та, Яңа елдан ниндидер бер могҗиза көтәбез, Кыш бабайга да ышанабыз. Без бүген укучыларыбыз белән әти-әниләре өчен бәйрәм открыткалары ясадык. Бүләкнең зуры, кечкенәсе юк дигәндәй, аның чын күңелдән, үз кулларың белән ясалганыннан да кадерлерәк бүләк юктыр дип уйлыйм мин. Укучыларыбыз бөтен күңел җылыларын биреп эшләделәр бу эшне.