Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Минем тормыш контраст душ"

20 декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә язучы, әдәбият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиевка 70 яшь тулу уңаеннан "Минем тормыш контраст душ" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының китапханә фондында булган китаплары, биографиясе, аның турында газета, журналларда басылган мәкаләләр урын алды.