Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Игелек кылып яшик"

11 нчы декабрь көнне Сөрде мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, мәктәп укучылары "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернат"ында балаларга театральләштерелгән "Игелек кылып яшик" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы күрсәтте. Тамашада Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, Наян белән Шаян, куяннар, төлке үзләренең күңелле чыгышлары белән балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар, җырладылар, биеделәр. Шулай ук тамашада матур җырлар да яңгырады. Аларга үзебезнең әзерләп килгән күчтәнәчләребезне тапшырдык. Балаларның йөзләрендәге шатлык нурын күрү үзе бәхет. Шушы кечкенә генә тамашабыз да алар күңеленә барып җитә алган икән, без моңарга чиксез шат.