Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Галиҗәнап Әни!"

1 декабрь көнне Сөрде мәдәният йортында әниләр көненә багышланган "Галиҗәнап Әни!" исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмдә бакча балалары, мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашты. Алар әниләрен әбиләрен котлап биеделәр, җырладылар, әниләргә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм барышында Газиз әниләребезне котлап видоролик та әзерләгән идек. Аларны караганда залдагы әниләрнең күзләрендә яшь иде.