Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Уттан сак бул!" "Боз өсте куркыныч"

23 нче ноябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында, мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Пожар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында МЧС хезмәткәре Шагидуллин Фәнил Фаил улы белән очрашып, мәктәп укучылары белән әңгәмә уздырдылар. Ул аларга пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән якыннан таныштырып, мисаллар китерде, шулай ук "Боз өсте куркыныч" темасына видеофильмнар күрсәтте, боз өстендә йөрүнең никадәр куркыныч булуын һәм аның кагыйдәләрен үтәмәгән очракта ничек тәмамлануын да аңлатып китте.