Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яңа мәдәни учак"

16 нчы ноябрь көнне Түбән Оры авылында,  авылдашларыбызның иң зур хыяллары тормышка ашты. Авылда  өр-яңа клуб бинасы ачылу тантанасы гөрләп узды.

Республикада эшләп килүче “Авыл клублары” программасы буенча 50 кешегә исәпләнгән клубны төзүчеләр 10 ай эчендә сафка бастырды. Авыл халкы аларга олы рәхмәтле. Авылның иске клубы 1810 елда төзелгән булган. Заманында мәчет булып та хезмәт иткән клуб авария үәлендә ябылгач, авыл берара мәдәният учаксыз калды. Биредә сәнгать җанлы талантлы халык яши. Шуңа алар авылның мәдәният учаксыз калуына нык борчылды.Кичәбез җыр-биюләр белән үрелеп барды, авыл халкының бик күңеле булып, матур итеп карады.

Мәдәният учагы ачылу тантанасына Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният йорты идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов  та килде.