"Кылган яхшылыкның җимешләрен җыйсак иде гомер көзендә"
7 октябрь көнне Сөрде мәдәният, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре катнашында, Яңа Кенәр авылында урнашкан "Өмет" тернәкләндерү үзәгендә, өлкәннәр көненә бик матур кичә уздырып кайтты.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Бу айда гына түгел, ә һәрвакыт без өлкәннәргә игътибар итеп, хөрмәт күрсәтергә, рәхмәтләребезне әйтергә тиешбез.
Кичә олыларга багышланган шигырьләр, борынгы җырлар белән үрелеп барды.