Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Тормыш көзенең җылысы"

6 нчы октябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә һәм клуб хезмәткәрләре катнашында, өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан "Тормыш көзенең җылысы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Октябрь башында хөрмәткә лаеклы,  зирәк, нык һәм чыдам кешеләргә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Бу көн - сезнең йөрәк җылыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт әйтү көне. Өлкәннәребезгә үзебезнең матур шигырьләребезне, моңлы җырларыбызны һәм дәртле биюләребезне бүләк иттек. Кечкенә генә бәйге оештырып, үзләрен дә сынап карадык.

Бүген өлкәннәр бәйрәме

Шатлык җыры илем күгендә

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап

Кошлар җырлый туган җиремдә.

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә-кич

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич тә без.