Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Тормыш көзенең җылысы"

1 октябрь Өлкәннәр көне уңаеннан, Сөрде авылы китапханәсендә "Тормыш көзенең җылысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Өлкәннәр!... Олы кешеләр! Күпме мәгънә табып була бу сүзләрдән. Элек-электән үк олы кешеләр тормышның, яшәешнең нигезен тәшкил иткәннәр: намуслы балалар үстерү, аларның бәхете өчен көрәшү, туган илне дошманнардан азат итү, киләчәгебез якты һәм тыныч булсын өчен башкарган барлык эшләр дә алар кулы аша үткән. Бәйрәмегез белән кадерле өлкәннәребез!