Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен”

19 нчы апрель көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында китапханәләр  һәм клуб хезмәткәрләре белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен” дип исемләнгән сәнгать фестивале үткәрелде. Фестивальдә 5 авыл җирлегеннән килгән хезмәткәрләр катнашты. Сөрде авыл җирлеге исеменнән “Тукай рухы яши күңелләрдә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, Тукай әкиятләренә укучылар ясаган рәсемнәр һәм “Шүрәле могҗизасы” конкурсына эшләнгән кул эшләре хезмәтләре  куелды. Тукай әкиятләренә композиция итеп, якташыбыз, Фәрит Вафин иҗат иткән “Шүрәлене күр әле” дигән әкият-пьесадан өзек тәкъдим ителде. Укучылар арасында “Киңәш”, “Китап”, “Бала белән күбәләк”, Кышкы кич”, Бәйрәм бүген”  шигырьләре, 30 яшьтән өлкәнрәкләр арасында “Милли моңнар”, “Ана догасы” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүчеләр конкурсында көч сынаштык. Шулай ук Г.Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырлар номинациясендә дә актив катнаштык. Габдулла Тукай мирасы яшәгәндә миләттебез дә  яшәр!