Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Тукай рухы яши күңелләрдә"

18 нче апрель көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган “Тукай рухы яши куңелләрдә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кунаклар һәм укучылар өчен Тукай иҗатына багышланган, аның китапларыннан торган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучыларыбыз бик матур итеп, “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләреннән өзекләр  күрсәттеләр, “Бәйрәм бүген”, “Карлыгач”, “Иртә дөнья җанлана” һ.б. күп кенә җырларын, “Кызыклы шәкерт”, “Кышкы кич”, “Бичара куян”, “Туган тел”, “Кәҗә белән сарык” шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Кичәбез юиюләр белән дә үрелеп барды. Шулай ук “Яшь рәссамнар күзлегеннән Тукай әкиятләре” исемле рәсем күргәзмәсе дә кунакларыбызның күңелләренә хуш килде. Рәсемнәрне “Яшь рәссәмнар” клубына йөрүче укучылар иҗат иттеләр.