Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Шигъри әкиятләр остасы"

25 нче сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә  Абдулла Алишның тууына 110 ел тулуга багышланган "Шигъри әкиятләр остасы" темасына Алиш укулары үтте. Балаларга герой шагыйребезнең иҗаты, биографиясе турында мәгълүмат бирелде. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен. Әдәбиятка  Алиш балалар язучысы булып керә һәм шушы өлкәдә тиз арада дан казана. Үзенең кыска иҗат гомере дәверендә (фронтка киткәндә аңа нибары 35 яшь кенә була әле), Алиш төрле характерда һәм төрле жанрларда шактый күп әсәр язып калдырырга өлгерә. Бер яктан, ул ялкынлы журналист, публицист, тәнкыйтьче, дистәләрчә мәкаләләр, рецензияләр, очерклар авторы булса, шул ук вакытта ул хикәяче дә, драматург та, шагыйрь дә. Алишның бай һәм матур таланты бигрәк тә нәниләр өчен язылган әкиятләрдә тулысынча чагыла. Бу өлкәдә ул чыннан да тиңдәшсез. Аның "Сертотмас үрдәг"ен, "Капкорсак патша"сын, "Нечкәбил"ен, "Койрыклар"ын, "Бикбатыр белән Биккуркак" һәм башка әкиятләрен кем генә белми икән! Бу әкиятләр татар һәм рус телләрендә дистәләрчә тапкыр басылдылар һәм әле дә басылып киләләр. Алар тормышка беренче булып аяк баскан нәниләргә бик зур фикерләрне ачып бирәләр, дуслык, иптәшлек хисе тәрбиялиләр, Ватанны сөяргә өйрәтәләр. Балалар белән әкиятләре, шигырьләре белән таныштык, презентация-уен буенча тест сорауларын чиштек.