Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Террорчылыкка - нокта куй"

7 нче сентябрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә “Террорчылыкка – нокта куй!”  исеме астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәбезнең максаты: укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч  яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату; укучыларның сәламәтлеген саклау куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләрен үстерү; укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

         Укучыларга әңгәмә барышында “терроризм”, “экстремизм” төшенчәләренә аңлатма бирелде. Төрле елларда булган террактлар турында саннарда, сурәтләрдә таныштырып киттек. Аннары укучыларга ситуацияләр турында сораулар биреп, аларның фикерләрен тыңлап, өстәмә материаллар белән тулыландырып, укучыларның “Терроризм”, Экстремизм” турында туплаган белемнәрен ачыкладык.