Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Саумы, белем бәйрәме!"

1 сентябрь көнне Сөрде башлангыч мәктәбендә Белем бәйрәме кичәсе үтте. Мәктәп укучыларының чыгышыннан соң, укытучылары аларга истәлекле бүләкләр һәм укучының мәдәни көндәлеген тапшырды. Шулай ук әйтелгән теләкләргә кушылып, шәхсән үземнең исемнән, китапханәдә барлык чараларга актив катнашучы, иң күп китап  укучыларны котлап,  истәлекле бүләкләр тапшырып үттем.