Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Сәламәтлек аланы" (марафон)

11 нче апрель көнне Сөрде авылы китапханәсендә сәламәтлек көненә багышланган “Сәламәтлек аланы” дип исемләнгән марафон үткәрелде. Укучыларга “Сәламәтлек – зур байлык” исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сәламәт булу өчен нәрсә мөһим? дигән сорауга балалар белән җаваплар эзләдек. 4 төрле ситуация тәкъдим ителде. Шул ситуацияләргә нигезләнеп алар үзара диалоглар төзеп, аларны уйнап күрсәттеләр. Компьютерда «Сәламәтлек аланы» дигән презентация күрсәтелде. Слайдларда “Дөрес-дөрес түгел”, “Файдалы-зарарлы”, “Сәламәтлек өчен нәрсә файдалы?”, “Сәламәтлек өчен нәрсә заралы?” битләрендә көчләрен сынадылар. Икенче этабында презентация ярдәмендә “Могҗизалар кыры” уены тәкъдим ителде. Ул спорт уеннарының төрләре буенча иде. “Мин башлыйм. Син дәвам ит” уенында сәламәтлек темасына багышланган мәкальләр бәйгесе үткәрелде. Һәм соңгы этап “Спорт безнең тормышыбызда” дип аталды. Бу турда укучылар үзара спорт темасына кагылышлы сорауларга җавап итеп диалоглар төзеп җавап бирделәр. Марфон күтәренке рухта үтте. Ходай барчабызны сәламәтлектән аермасын иде дигән теләктә уеныбызны тәмамладык.