Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Иң якын сердәшем" (Иң күп китап укучы бенефисы)

4 нче апрель көнне Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәп укучылары белән “Иң якын сердшем” дип исемләнгән иң күп китап укучы бенефисы үткәрелде.  Аларга Балалар китабы көненең тарихы турында сөйләдек һәм “Китап аша киләчәккә юл ачабыз” дип исемләнгән китап  күргәзмәсе тәкъдим ителде. Безнең башлангыч класс укучылары барда тырышлар, барысы да тырышып ел башыннан китап укыдылар. Алар арасыннан бер баланы гына аерып куйсаң гаделсез булыр дип уйладым. Шуңа күрә “Иң күп китап укучы”ны сайлар өчен дә, мин барысы арасыннан иң тырышларын, иң күп белүчеләрен белер өчен конкурс уздырдым. Аларның формулярларындагы укыган китапларын сайлап алып, шулар буенча биремнәр төзелде. “Бу юллар кайсы әкияттән?”; “Бу шигырь юллары кайсы китаптан алынган?”; “Китапны укыдыңмы?”, “Табышмаклар тартмасы”; “Тестны чиш” (укыган әсәрләрдән өзекләр һәм аларның вариантлары); “Түбәндә әйтелгән авторларның нинди китапларын һәм әсәрләрен беләсез?”; “Аерманы тап” һ.б. биремнәрне чишеп, шулар арасыннан аларга баллар куеп җиңүчене билгеләдек.  “3 Д” сыйныф укучысы Валиуулин Инсаф иптәшләре арасыннан иң күп китап укучы һәм иң күп белүче дип танылды. “Иң күп китап укучы” дипломы белән бүкләнде. Башкалар да Инсафтан бер ике балл белән генә калышып рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.