“Бәйрәмнәрнең таҗы – Сабантуйлар, бүләктер ул тиңсез Ходайдан”
17 июнь көнне авылларыбызда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар гөрләп узды.Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.