Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Халык авыз иҗаты"

2 июнь көнне Сөрде авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" берләшмәсе тарафыннан, мәктәп укучылары белән берлектә "Халык авыз иҗаты" темасына уен-дәрес үткәрелде. Укучыларыбызга "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Татар халкының әкиятләре, җырлары, табышмаклары, бәетләре, мөнәҗәтләре белән таныштыруны уен формасында оештырдык. Китапханәбезгә яңа килә башлаган "Тылсымлы куллар" журналында, халкыбызның милли чигүле читегенең өлгесен ясап, тегәргә өйрәткән язмага ияреп, бездә читекнең өлгесен ясадык, аңа татар милли бизәкләре төшердек. Дәресебез күңелле, мавыктыргыч булды.