"Мәрҗәни чишмәсенә сәяхәт"
29 нчы май көнне мәктәп укучылары белән "Мәрҗәни чишмәсе"нә барып танышып кайттык. Милләтебезнең горурлыгы - тарихчы, фәлсәфәче, мәгърифәтче, дини реформатор, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына быел 200 ел. Шул уңайдан, укучыларыбызны аның биографиясе һәм иҗаты белән дә таныштырып сөйләп киттек.