Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Әкиятләр илендә" әдәби-бәйге

26 нчы март көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары катнашында “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән Габдулла Тукай иҗатына багышланган әдәби бәйге үткәрелде. Әдәби бәйгедә Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән кыскача таныштыру; - аның әкиятләре аша уңай һәм тискәре  гадәтләрне аера белергә өйрәтү; - сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үстерү; - китап укуга кызыксыну тәрбияләү максат итеп куелды.

Быел Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тула. Шул уңайдан безнең китапханәдә “Халкым исән чакта яшәр Тукай һәр татарның йөрәк түрендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды. Укучыларыбызга китап күргәзмәсе, Тукай иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде. Бәйгенең тәртибе белән таныштырганнан соң, уеныбызны башлап җибәрдек. 1 нче бәйге “Танышу” дип аталды. Укучылар  ике командага бүленеп, үзләренә исемнәр, девизлар һәм сәламләү сүзләре әзерләделәр. Исемнәрне Г.Тукайның шигырьләреннән алып, “Карлыгачлар” һәм “Кызыклы шәкертләр” дип атадылар. Уен тәртибе презентация ярдәмендә алып барылды. 2 нче бәйге “Бу өзекләр кайсы әкияттән” дип аталды. Г.Тукай әкиятләреннән өзекләр тыңладылар һәм җавап бирделәр. 3 нче бәйге “Терәк сүзләр ярдәм итә” (Әкиятләрдән кайбер терәк сүзләр алына. Шулардан чыгып, балалар әкиятнең исемен әйтәләр). 4 нче бәйге “Табылдыклар бюросы” Презентациядә күрсәтелгән рәсемнәр ярдәмендә әкиятләрнең исемнәрен атадылар. 5 нче бәйге “Нәни рәссам”. Ике командага да Тукайның шигырьләренә яисә әкиятләренә карата рәсем ясау йөкләнде. Бәйгеләр арасында ял итү минутларында укучыларыбыз Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Габдулла Тукайның “Тукай иленә сәяхәт” исемле китабындагы сорауларга, табышмакларга, тест сорауларына җаваплар эзләделәр. Әдәби бәйгебез бик эчтәлекле, күңелле, мавыктыргыч үтте.