Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Наркомания куркыныч чир!»

Наркоманиягә каршы көрәш өлкәсендәге хәлләрне яхшырту, наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Сөрде авылы китапханәсендә “Наркомания куркыныч чир” исеме астында ай дәвамында күргәзмә эшләде һәм укучыларга тәкъдим ителде.

Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы -- ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Бу яман чирдән барыбыз да читтә йөрсәк иде.