"Җиңү юлын үткән гаярь затлар, Без бурычлы сезгә бурычлы"
8 нче май көнне Сөрде авылы мәдәният йортын янында, Һәйкәл каршысында, Җиңүнең 73 еллыгына багышланган "Җиңү юлын үткән гаярь затлар, Без бурычлы сезгә бурычлы”" дип исемләнгән әдәби-тематик кичә үткәрелде. Кичәбезнең кунаклары тыл ветераннары, мәктәп укучылары, авыл халкы иде. Кичәбез җыр-биюләр, котлаулар, сугыш темасына багышланган шигырьләр белән үрелеп барды.