Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Татарча китап укучылар әдәби марафоны"

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне алдыннан, 25 апрель, Казанның "Ногай" кунакханәсендә lll Россиякүләм #әдәбимарафон җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чара зиннәтле Тукай залында үтте. Бу тарихи, истәлекләргә бик бай залда, Татарстанның төрле төбәкләреннән килгән, татар әдәбиятын яратучы, үз телен, милләтен саклап калуга, үзеннән күпмедер дәрәҗәдә өлеш керткән китап укучылар җыйналган иде. Алар белән бер рәттән язучылар: Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Ленар Шәех, Люция Әблиева, Гөлсинә Галимуллина, Гүзәл Галләмова, проектның җитәкчесе Татнетны үстерү фонды җитәкчесе Раил Гатауллин, "Идел" журналының баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Радик Сабиров катнашты.