Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Китап - дус һәм белемгә баскыч"

2 апрель Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, Сөрде авылы китапханәсендә "Китап - дус һәм белемгә баскыч" исемле белемлеләр конкурсы үткәрелде. Укучыларга "Халыкара балалар китабы" көненең килеп чыгу тарихы турындагы презентация һәм "Китапчык - серле янчык" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. "Серле сандыкта" гы сорауларга да балалар бик дөрес итеп җавап биреп бардылар. Үзләре кечкенә китапчыклар ясадылар. Бер командага хайваннар турында, икенчесенә табышмаклар китабы ясарга кушылган иде. Иң белемле команданы белер өчен, бәйгебез төрле сынаулар аша узды. Табышмаклар, китап турындагы мәкальләр һ.б. күп кенә биремнәрне үтеп, балалар җиңүгә ирештеләр.