Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Наркотиксыз тормыш"

9 нчы март көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары белән берлектә наркоманиягә каршы көрәш уңаеннан, "Наркотиксыз тормыш" исеме астында тематик дәрес уздырылды. Укучыларга "Тайгак юлдан атламыйк" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Кеше организмына  наркотик матдәләрнең ничек тәэсир итүе турында, нәрсә ул наркотиклар? Наркоман кем ул? кебек сорауларга җавап бирдек. Наркоман булмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? исемле сорауга җаваплар яздырып алынды.