"Ягез әле җитәкчеләр"
22 нче февраль көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында "Ягез әле җитәкчеләр" исеме астында бик матур бәйге узды. Бездән Яңа Кенәр җирлеге башлагы урынбасары, Сөрде, Югары-Оры, Түбән-Оры, Кзыл-Яр авылларын берләштергән, Сөрде авылы бүлекчәсе җитәкчесе Нәҗметдинов Наил Мухаметбакый улы катнашты. Аның җанатары булып миндә чыгыш ясадым. Җитәкченең эшен, тормышын, гаиләсен күрсәтеп видеоролик әзерләдем.