Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Үз илемдә – үз телемдә”

22 нче февраль көнне Сөрде авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Үз илемдә – үз телемдә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.  Максатым укучыларда ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телгә ихтирам хисе тәрбияләү иде. Кичә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте.

         Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәңәдә торучы бөек, кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да. Ул телгә баланы иң газиз, иң якын кешесе әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Шуңа күрә халык аны ана теле дип тә атый. Кичәбез укучыларыбызның туган телгә багышланган шигырьләре белән үрелеп барды. Бала тоткан “Ана” образында Гөлнура Сабирова  бишек җырлары җырлап, баласына булган иң изге теләкләрен җиткерде. Кеше тормышында бишек җырларының урыны дәрәҗәле. Һәркем аны, сабый чакның якты истәлеге итеп, гомеренң соңгы көннәренә кадәр күңел түрендә саклый. Ул җырлар газиз ана, туган ил, туган тел кебек изге төшенчәләр белән бергә йөри. Укучыларыбыз белән туган телгә багышланган мәкальләрне искә төшереп уен уйнап алдык, аннары аларга туган тел көненә төзелгән китап күргәзмәсе һәм презентация тәкъдим ителде. Кичәбезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмаладык.