Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Истәлеге булып калыр җыр"

15 февраль - Герой шагыйребез Муса Җәлилнең туган көне. Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган шагыйрь. Китапханәдә Герой шагыйрь М.Җәлил иҗатына "Истәлеге булып калыр җыр" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бүген бездә кунакта Югары Оры башлангыч мәктәбе (күчмә китапханә) укучылары булды. Аларга Муса Җәлилнең тормыш юлы иҗаты турында информация сәгате уздырдык. Шагыйрь турында кинофильм күрсәтелде.