Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Бер көчтә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк җырларын”

16 нчы февраль көнне Сөрде башлангыч укучылары өчен Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Бер көчтә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк җырларын” дип исемләнгән “Йолдызлы сәгать” уены үткәрелде. Максатым: Муса Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау, укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү иде. Укучыларга “Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм герой-шагыйрь” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Уен презентация тәртибендә барды. 1 турда укучыларга 3 портрет буенча сораулар бирелде. Җавапларны укучылар 1,2,3 саннарын күтәреп җавап бирделәр. 2 турда Җәлил иҗатына, гаиләсенә, биографиясенә кагылышлы сораулар бирелде һәм алар арасыннан дөрес вариантлар сайланып алынды. Ял иткән арада уенчылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан, сәнгатьле итеп сөйләп, һәрберсе өчен 5 әр балл өстәлде. 3 турда 10 шигыреннән өзекләр китерелде,  3 вариант арасыннан дөрес җавап сайлап алынды. 4 турда “Җәлилчеләр” сүзеннән яңа сүзләр төзеделәр. 5 турда Харис Якуповның “Хөкем алдыннан” исемле картинасы тәкъдим ителде, сорау итеп исемен һәм рәссамы кем икәнен әйтәсе иде. Балалар барлык сорауларга да бик әзерләнеп килгәннәр. Жюри балларны санаган арада, укучылар белән Муса Җәлилнең “Соңгы җыр” һәм “Ышанма” шигырьләрен Фәнис Җиһанша укуында һәм “Җырларым” җырын тыңлап киттек. Җиңүчебез 3 нче сыйныфта укучы Валиуллин Инсаф булды. Кызлар да аннан бер бал белән генә калыштылар. Укучыларыбызга уенга катнашканнары өчен истәлекле бүләкләребезне тапшырдык. Уенны карарга килгән болельчикларда аларга сүзләр төзегендә ярдәм иттеләр.