Коррупция колы булмагыз
15 нче гыйнвар көнне Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары өчен "Коррупция колы булмагыз" дип исемләнгән информация сәгате үткәрелде. Информация сәгатебезнең максаты: укучыларда ришвәтчелеккә каршы тәрбия чараларын тирәнтен өйрәтү, намуслы, тәрбияле, миһербанлы булып үсүнең нигезләренә төшендерү, мисаллар ярдәмендә аңлату торды. Укучыларга "Коррупция глазами детей", "Дети о коррупции", "Что такое Коррупция в России" исемле видеороликлар тәкъдим ителде.