Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Кар патшалыгында"

19 нчы декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Кар патшалыгында" дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Яңа ел алды, мероприятиеләргә бик бай. Китапханәдә дә, мәдәният йортында Яңа ел алды әзерлекләре бара. Бүгендә, бу уен-кичәбез Яңа елга әзерлек буларак үтте. Укучыларга "Кар патшалыгында" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, Кыш бабай торган җирләргә , презентация аша сәяхәт кылырга да өлгердек, кызык-кызык сорауларга җаваплар эзләдек. Әлбәттә инде, Яңа ел матур теләкләрсез, һәм күчтәнәчсез булмый. Балалар белән шул теләкләребезне әйтеп, Кыш бабайга хатлар яздык, аны үзебез ясаган конвертларга урнаштырып, Кыш бабайга юлладык. Безнең теләкләр аңа барып җитәр дип уйлым.