Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Күңел җылым сузам бүләккә"

6 нчы декабрь көнне Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернат"ында балаларга театральләштерелгән "Күңел җылым сузам бүләккә" дип исемләнгән Яңа ел тамашасы күрсәтте. Тамашада Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, Түбәдә яшәүче Карлсон, Кикимора, Клоун үзләренең күңелле чыгышлары белән балаларга кызыклы уеннар уйнаттылар, җырладылар, биеделәр. Шулай ук тамашада матур җырлар да яңгырады. Аларга үзебезнең әзерләп килгән күчтәнәчләребезне тапшырдык. Балаларның йөзләрендәге шатлык нурын күрү үзе бәхет. Шушы кечкенә генә тамашабыз да алар күңеленә барып җитә алган икән, без моңарга чиксез шат.